Балалар бакчасында иртәдән үк балаларның гына түгел, аларның әниләре һәм әбиләренең дә кәефләре күтәренке иде.
“Ручеек” төркемендә бәйрәм тулы аншлаг белән үтте. Төркемдә тәрбияләнүчеләр әниләренә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк итеп кенә калмадылар, ә алар белән бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар.
Балалар бакчасында бәйрәмдә Кече Елга һәм Державино балалар бакчалары педагоглары Г.Н.Әкбәрова һәм В.А.Шәрәфетдинова катнашты, алар монда тәҗрибә уртаклашу кысаларында килгәннәр. 2016 елның 23 сентябреннән башлап Лаешның “Березка” балалар бакчасы әлеге азкомплектлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен оештыру-методик эш буенча база мәйданчыгы булып тора.