Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Державино авылы китапханәсендә “Шигъриятнең сихри юллары” әдәбият-шигърият кичәсе булды. Очрашуга җирле шагыйрәләр: Роза Габдулла кызы Хәсәнова, Илсөяр Илгизәр кызы Шаһиева чакырылган иде. Алар үзләре турында сөйләделәр, үз шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева, ветераннар советы рәисе Р.С.Бикмуллина һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре чакырылган. Әлеге чара чәй өстәле артында һәм җылы атмосферада үтте. Китапханәче шигърият сөючеләр өчен “Тылсымлы авазлар, хисләр һәм уйлар берлеге” күргәзмәсе оештырган. Күргәзмә бүлекләренең “Мәхәббәт турында”, “Сугыш юллары буйлап”, “Табигать мәңгелек, искиткеч һәм якты”, “Яшьлек шундый вакыт” кебек исемнәре барын да әйтеп бирә. Укучылар монда төрле темага шигырьләр таба ала.