Рождествено авыл җирлеге башлыгы Рождественода яшәүче тыл хезмәтчәне Тумаева Александра Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу ветераннар советы рәисе В.Н.Хазова белән бергәләп Рождественода яшәүче тыл хезмәтчәне Тумаева Александра Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк һәм башка бүләкләр тапшырдылар.

90 яшьлек юбилей белән ихлас котлыйбыз! Мондый юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Тарихи вакыйгалар катнашучысы буларак һәм киләчәк буыннар иминлеге өчен хезмәт куеп үткән тормыш юлыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Исәнлек-саулык телибез, тормыш сөюегез һәм оптимистлыгыгыз беркайчан да кимемәсен, ә якын кешеләрегез сезне үзләренең кайгыртуы һәм игътибары белән шатландырсын. Һәр көн шатлык һәм уңай эмоцияләр генә алып килсен, чөнки озак яшәүнең нигезе нәкъ шуларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International