8 март алдыннан Үзәк китапханәдә “Огонёк” клубы әгъзалары өчен ял кичәсе үтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

“Язгы мозаика”

Үзәк китапханәдә “Огонёк” клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ял кичәсе шундый исем астында үтте. Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Тик табигатьтән дә алданрак, иң җылы һәм ихлас бәйрәмне – 8 мартны көтүчеләрнең йөрәкләре наз һәм рәхмәт белән тула. Кичәдә әлеге бәйрәмнең Борынгы Римнан бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләделәр. Бөек фикер ияләре, язучылар, шагыйрьләр Хатын-кызга үзләренең гимннарын мәңгелеккә калдырганнар!

Ягымлы ханымнар адресына күп кенә рәхмәт, сөю сүзләре һәм котлаулар яңгырады. Аларга “Убырлы карчык сюрпризлары” күңел ачу-уен программасы тәкъдим ителде. Кунаклар түбәндәге конкурслар һәм викториналарда катнаштылар:

-“Солнечный хоровод” бию конкурсы

-“Премудрый” конкурсы

-“Цветочная викторина” уен мизгеле

-“Пойми меня” конкурсы.

Катнашучылар чәй артында яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International