2017 елның 3-5 мартында Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге 2005-2006 елгы кызлар һәм малайлар арасында дзюдо (ката-төркем) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.
Лаеш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчеләре тагын призерлар өчлегенә керделәр һәм тренерларын шатландырдылар.
Мәсәлән, 32 кг авырлык категориясендә Хәмидуллина Алина һәм 52 кг авырлык категориясендә Зубарькова Маргарита икенче урыннар алдылар. Юлия Изотова (28 кг) бронза призер булды.
Спортчыларның тренерлары – Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров.