Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе гариза бирүчеләргә ял һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү графигы турында хәбәр итә:
7 март – 10нан 19 сәгатькә кадәр Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә; 8дән 18 сәгатькә кадәр башка барлык шәһәрләрдә һәм районнарда;
8 март - бәйрәм көне (эш көне түгел).
Башка көннәрдә документлар кабул итү гадәти режимда башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокукны дәүләт теркәвенә документлар кабул итү, шулай ук ЕГРНнан мәгълүматлар бирүгә документлар кабул итү “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге” ДБУ – “Мои документы” да башкарыла.
МФЦ эше, элемтә өчен мәгълүматлар һәм республика буенча филиалларның эш графигы турында мәгълүматлар, шулай ук хезмәтләр турында мәгълүматлар һәм кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге МФЦның https://uslugi.tatarstan.ru/mfc порталында бирелә яки call-үзәкнең тәүлек әйләнәсе бушлай телефоны аша: 8-800-100-34-34.