Татарстанда яңа спорт порталы эшли башлады

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Анастасия Сергеева һәм “Кама ягы” газетасы хәбәрчесе Александр Воржецов ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының видеоконференция режимында “Татарстан Республикасының “Sport.tatar.ru” мәгълүмати спорт порталын эшләтеп җибәрү турында” темасына брифингында катнаштылар. Татарстан Республикасының спорт порталы – министрлыкның флагман проекты, ул үз ягыннан үзенчәлекле булып тора. Портал барлык дәүләт һәм муниципаль спорт мәктәпләрен һәм спорт объектларын бер уңайлы интерфейска берләштерә.

Сайт sport.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан, муниципаль берәмлекләр оешмаларының хезмәткәрләре аны тутыра башладылар гына әле. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Саба районы, шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе пилот булдылар, алар проектны кертү буенча эштә актив катнаштылар. Бүген портал системасына барлык муниципаль берәмлекләр, шулай ук республиканың спорт һәм физик культура учреждениеләре тоташтырылган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International