Лаешның тернәкләндерү үзәгендә балалар әниләрен бәйрәм белән котлады

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Әни – һәркем өчен иң якын, кадерле сүз. Бала өчен әнидән дә якын беркем дә юк. Шуңа күрә әниләргә һәм әбиләргә багышланган бәйрәмнәр Лаешның тернәкләндәрү үзәгендә иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Учреждение педагоглары бәйрәм программасын балаларда да, әти-әниләрдә дә мөмкин булганча күбрәк якты һәм онытылмаслык тәэсирләр калырлык итеп төзергә тырышалар.

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр балалардан 8 мартка матур котлаулар кабул итте.

Театральләштерелгән формада балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, ә уен формасында үзләренең нинди оста һәм яратучы ярдәмчеләр булуларын күрсәттеләр. Азактан әниләр һәм аларның балалары турында “Маму любят все на свете” видеоролигын карадылар.

Мондый бәйрәмнәр балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бик мөһим, шулай ук алар әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International