Бүген “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “2014-2020 елларга халык арасында наркоманияне профилактикалау” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, наркотиклар куллану куркынычын билгеләүче үсмерләрнең психологик халәте үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан 11-14 яшьлек балигъ булмаганнар арасында анкета үткәрелде.
Үсмерләргә ике анкета бирелде, аларның һәркайсында дөрес җавапны сайлап алырга кирәк иде. Шул ук вакытта сорауларга җавап биргәндә үсмерләргә үзләре ничек уйлый шулай җавап бирергә кирәк булды, ә башкаларда яхшы фикер тудыру өчен тырышырга түгел, чөнки нәтиҗәләр беренче чиратта аларның үзләре өчен кызыклы булачак бит.