Минем еллар – минем байлыгым...

2017 елның 10 марты, җомга

Бу көннәрдә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге карамагындагы Грибошников Геннадий Кузьмич 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сәламәтлеге белән проблемалар булу һәм хәрәкәтләнүдә кыенлыкларга карамастан, ул авыл тормышында актив катнаша, үзешчән сәнгать концертларына, истәлекле даталарга багышланган кичәләргә йөри, кул эшләре күргәзмәләрендә тамашачы буларак кына катнашмый, ә үз эшләнмәләрен дә тәкъдим итә. Интеллектуаль яктан үсәргә тырыша, күп китаплар укый һәм авыл китапханәсенең “Актив укучысы” булып тора. Социаль хезмәткәр аны әлеге истәлекле дата белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм аңа нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International