Техник-икътисад техникумы базасында кече ветеринар белгечләрне өйрәтүләр тәмамланды

2017 елның 12 марты, якшәмбе

Лаеш муниципаль районында кече ветеринар белгечләрне өйрәтү тәмамланды. Аның теоретик өлеше техник-икътисад техникум базасында, практик өлеше “Хәерби” ЧҖҖ товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте. Терлекләргә беренче ветеринария ярдәме күрсәтү кагыйдәләре һәм ысуллары белән Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, ТР КМ ГУВ белгечләре һәм “Лаишевское РГВО” ДБУ хезмәткәрләре таныштырды. 2017 елның 10 мартында “Ветеринарная Ассоциация” ТР ветеринария табиблары ассоциациясе директоры Рафат Хәмзин тантаналы төстә барлык укучыларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды.

Өйрәтү курсларын районның крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан 10 кеше үтте. Уку процессы тәмамлану белән кече ветеринария белгечләрен “Лаишевское РГВО” ДБУ начальнигы Олег Портнов котлады, аларга эшләрендә уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International