Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Аның сүзләре буенча, отчет чорда 4 җинаять эшләнгән, аларның 3е ачылган. Полиция полковнигы игътибарны социаль мошенниклыкка юнәлтте. Мәсәлән, Татар Сараланында яшәүче, дизель ягулыгын базар бәяләреннән арзангарак сатып алырга өметләнеп, таныш түгел кешеләргә 300 мең сум акча күчергән. Шулай итеп ул акчаларыннан мәхрүм калган. Юрий Летучев гражданнарны уяу булырга һәм алдакчылар кармагына эләкмәскә чакырды. Алга таба районның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Олег Портнов чыгыш ясады. Ул монда җыелганнарны оешманың 2016 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды һәм 2017 елга планнары белән уртаклашты. Аннан соң “Полив” ЧҖҖ директоры Таһир Нагуманов предприятие эше турында сөйләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров район Советы һәм башкарма комитетының 13 марттан 19ына кадәрге эш планы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International