Хәйрия фестивале – Анжела Вавилова исемендәге фонд белән Казан шәһәренең Серафим Саровский мәхәлләсе якшәмбе мәктәбенең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган уртак проекты. Фестиваль кысаларында төп сәхнә мәйданчыгында шәһәрнең иң яхшы хореографик, вокаль, хор, театраль һәм фольклор коллективлары чыгыш ясады. Хәйрия фестиваленә Ташкирмән мәктәбенең Сабанаева Валентина Михайловна җитәкчелегендәге “Көмеш” балалар фольклор коллективы да чакырылган иде. Афәрин!