Чара кысаларында алып баручы балаларга Су көне барлыкка килү белән бәйле легенда сөйләде һәм аларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Чара барышында балалар табышмакларга җавап таптылар, җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, су турында мәкальләр һәм әйтемнәрне атадылар. Ахырдан “Су – су түгел”, “Бакалар” кебек уен конкурслары үткәрелде. Анда балалар җитезлек, тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. “Мәкальләр җый” конкурсында балаларга су тамчысы фрагментларыннан мәкаль һәм әйтемнәр җыярга тәкъдим ителде. “Рәсем сәнгате” конкурсында укучылар үзләренең талантларын һәм фантазияләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. “Суда нәрсә үсә” – монда балалар үсемлекләр иллюстрацияләре арасыннан суүсемнәрен генә сайлап алдылар һәм аларны импровизацияләнгән сулыкка урнаштырдылар. “Йомгаклау уены” балаларга табигый байлыкларга сакчыл карарга, суны экономияләргә генә түгел, ә пычранудан сакларга да кирәклеген аңлатты. Чөнки су – ул яшәү чыганагы!