9-12 мартта Воронеж шәһәрендә 1997-1999 елгы юниорлар һәм юниоркалар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышларда Башкортостан, Карачай-Черкесс республикалары, Төньяк Осетия, Волгоград, Чиләбе, Мәскәү, Рязань, Пермь, Тамбов, Татарстан Республикасы, Воронеж һәм Россиянең башка шәһәрләре спортчылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы 1 урын алды. Әлеге ярышларда Лаеш районыннан 58 кг авырлык категориясендә Россиянең спорт мастеры Алина Проворова катнашты. Ул алтын медаль һәм 2017 елның 6-9 апрелендә Казан шәһәрендә узачак дөнья чемпионатына юллама яулап чемпионка булды. Спортчының тренеры – Михайлова Елена Григорьевна.