“Кармакка эләкмә!!!” түгәрәк өстәле

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

“Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Игелек юлы белән” отряды волонтерлары белән “Кармакка эләкмә!” түгәрәк өстәле үтте.

Бүген наркотик бәйлелектән җәфаланучыларның берсе дә наркоман булырга планлаштырмаган. Аларның барысы да бу проблема аларга кагылмаячак дип ышанган. Берничә тапкыр кулланганнан соң да алар: “Мин көчле! Мин теләсә кайсы вакытта ташлый алачакмын!” дип кабатлыйлар.

Ахырдан ирекле ярдәмчеләр шундый фикергә килделәр: ЛТЭТ студентларын һәм үсеп килүче яшь буынны наркомания проблемасы белән таныштыру максатыннан листовкалар һәм буклетлар тарату белән бергә социаль акция үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International