16 февральдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе Яшьләр советының яңа елда беренче утырышы булды. Анда Яшьләр советының яңа рәисе сайланды. Ул Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко булды.
Беренче утырышта шулай ук Совет әгъзаларының Яшьләр советының Эш планына кертү өчен чаралар турында тәкъдимнәре карап тикшерелде. Аларны карау нәтиҗәсендә күпчелек тавыш белән патриотик, хәйрия һәм спорт юнәлешендәге чаралар оештыру һәм үткәрү буенча эшне дәвам итү турында карар хупланды. Мәсәлән, ветераннарны котлау, балалар йортларын шефлыкка алу һәм башка чаралар. Утырыш йомгаклары буенча 2017 елга эш планы расланды.
Матбугат хезмәте