Өлкән кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шулай ук хәзерге вакыттагы кебек транспорт чаралары агымы арткан чорда бик кирәк булган саклык турында еш кына онытып җибәрәләр.
Олы яшьтәгеләр катнашында юл-транспорт җәрәхәтләре очракларын кисәтү кысаларында Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге белгечләре 1 нче гимназиянең юл хәрәкәтәнең яшь инспекторлары белән бергәләп алар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында агитация әңгәмәсе үткәрделәр. Өлкән яшьтәге җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тулысынча үтәве – аларның юллардагы иминлеге гарантиясе булып тора.