Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Солнышко, солнышко – выгляни в окошко!” танып-белү һәм күңел ачу чарасы үткәрелде.
Бәйрәм бер тында үтте: җырлар, табышмаклар, шигырьләр. Һәр бала иң яхшысы булырга омтылды. Алар музыкаль уен коралларында зур кызыксыну белән уйнадылар. Ә “Яз” бәйрәмнең төп герое булды. Ул бик күп уңай тәэсирләр бүләк итеп кенә калмады, ә безнең даими иганәчеләр – “Альпари” хәйрия фондыннан бүләкләр дә тапшырды.