16 мартта Лаеш шәһәренең “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге волонтерлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “1941. Заполярье” квест-уены үткәрделәр. Квест-уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Лаеш техник-икътисад техникумы командасы алды, 2 урында – 1нче гимназия командасы, 3 – Лаешның 2нче мәктәбе командасы. Җиңүчеләр истәлек грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.