2017 елның 24 мартында “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча 8 дән 16 сәгатькә кадәр халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак. Кабул итүдә 8.00 дән нотариус, 10.00 дән адвокат, 12.00 дән суд приставлары хезмәте хезмәткәре, 14.00 дән прокуратура хезмәткәре эшләячәк. Кабул итүгә язылу 22, 23 мартта 9 дан 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 32 а йорт адресы буенча (балалар сәнгать мәктәбе) 5нче кабинетта яки 2-48-14 телефоны аша алып барыла.