Лаешның тернәкләндерү үзәгендә әти-әниләр өчен Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган мәгълүмати әңгәмә үткәрелде

2017 елның 21 марты, сишәмбе

“Минем мөмкинлекләрем, минем сайлаган юлым – тулы һәм тигез хокуклы тормыш” - Лаешның тернәкләндерү үзәгендә әти-әниләр өчен Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган мәгълүмати әңгәмә шундый исем астында үтте.

Әңгәмә барышында социаль адаптация бүлеге мөдире Алсу Волкова шуны ассызыклады: инвалид балаларның һәрьяклы үсеше өчен медицина хезмәте күрсәтүнең, иртәрәк катнашу һәм инклюзив белем бирүнең, шулай ук шуңа туры килүче тикшеренүләр үткәрүнең һәркемгә дә ачык булуы бик мөһим. Әлеге әңгәмәнең актуальлеге шунда – соңгы вакытта балаларда әхлакый сыйфатлар нигезе үсешендә җитешсезлекләр күзәтелә һәм безнең бурычыбыз – аларны тирә-яктагылар белән үзара мөнәсәбәтләр корырга, һәр кешенең хокукларын танырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International