20 мартта Урта Девятово авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы кысаларында яшь китап укучылар өчен “Язгы карусель” әдәби-уен программасы үткәрелде. Балалар атналыкны бәйрәм итү тарихы белән таныштылар, аннан соң китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Юлда аларга төрле каршылыклар очрады, балалар кроссвордлар, ребуслар чишәргә, табышмакларга җавап табарга һәм викториналарда катнашырга тиеш булдылар. Алар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.