Комлы Ковали авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы атаклы балалар язучысы һәм шагыйре Корней Чуковскийның тууына 135 ел тулуга багышланган викторина белән ачылды. Балалар өй эше алдылар: К.Чуковскийның әкиятләрен укып чыгарга. Шуңа күрә беренче урын өчен көрәш көчле булды. Ике команда да викторинаның “Путешествие доброго доктора”, “История одной мухи”, “У кого зазвонил телефон?” станцияләрен үттеләр һәм бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Беренче урынга “Путаница” командасы чыкты, ул искиткеч язучы һәм шагыйрь әкиятләре буенча ясалган эшләнмәләре өчен өстәмә очколар алды.