Державино авылы китапханәсе китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә беренче язгы бәйрәмне – Нәүрүз бәйрәмен үткәрде. Авыл кешеләре өчен әкият геройлары катнашында күңел ачу программасы әзерләгәннәр һәм ботка белән сыйладылар.
Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева кунакларны Нәүрүз белән котлады. Шулай ук ул авыл юбилярлары М.В.Гарифуллинаны һәм М.А.Шәйдуллинны тәбрикләде. Бәйрәм программасын китапханәдә эшләп килүче “Живи книга” түгәрәге әгъзалары белән берлектә китапханәче А.И.Шәвәлиева алып барды. Кунаклар биеделәр һәм күңел ачтылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.