Район башлыгы – район Советы рәисе Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова катнашында Лаеш район Советының XVI сессиясе дәвамы булды. Хокукый мәгълүматны урнаштыру турында беренче мәсьәлә белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Илсөяр Самерханова чыгыш ясады. Шулай ук сессиядә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина вакытыннан алдан үз вәкаләтләрен тапшырды. Аның урынына депутатлар бертавыштан үз коллегаларын – Сокуры авыл җирлегеннән район Советы депутаты Татьяна Борһанованы сайладылар. Аның кандидатурасын Михаил Афанасьев тәкъдим итте. Район башлыгы Татьяна Петровнаның 12 елдан артык районның социаль яклау бүлеген җитәкләвен һәм бүген яңа вазифасында кирәк булачак идарә итү күнекмәләренә ия булуын билгеләде. Илгизә Тимершина үзенең бай эш тәҗрибәсе белән районның иҗтимагый берләшмәләр белән эш буенча Координация үзәге җитәкчесе сыйфатында уртаклашачак. Михаил Афанасьев аңа уңышлы һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде, ә үзенең яңа урынбасары Татьяна Борһановага уңышлар һәм алга таба үсеш теләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте