Без сәламәт тормыш рәвеше яклы!

2017 елның 24 марты, җомга

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ЛТЭТ студентларыннан торган “Дорогою добра” волонтерлык отряды белән бергә 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Без сәламәт тормыш рәвеше яклы” акциясе үткәрелде.

Әлеге акциянең максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында әхлакый идеаллар һәм кыйммәтләрнең абруен күтәрү, балигъ булмаганнар арасында социаль тискәре күренешләрне профилактикалау, шулай ук сәламәтлек культурасы тәрбияләү, халык арасында сәламәт тормыш рәвеше идеяләрен тарату.  

Акция барышында халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы 100 данәдән артык буклет һәм листовка таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International