Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен үткәрде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Киңәшмә алдыннан район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Наталья Голубеваны туган көне белән котлау, шулай ук яңа җитәкчеләрне тәкъдим итү булды: башлык урынбасары – район Советы рәисе урынбасары Татьяна Борһанованы, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллинны, Лаешның III-IV төр махсус коррекцияле интернат мәктәбе директоры Венера Дәүлиеваны.

Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Россия Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина 2016 елда фонд эше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында сөйләде. Алга таба РФ МЧСның ТР Лаеш ГИМСның Лаеш инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Александр Кузнецов җыелганнарны 2016 елда инспекторлык участогы эше турында һәм 2017ел язында су басу белән бәйле хәл турында отчет белән таныштырды. Район Советы һәм башкарма комитетының 27 марттан 2 апрельгә кадәр эш планы турында район Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Рәсил Агмалов сөйләде.

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, анда шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International