24 мартта Лаешта район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Лаеш районы мәдәният хезмәткәрләре адресына котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов мөрәҗәгать итте. Ул безнең районда әлеге өлкәдә 293 кеше хезмәт куюын, аларның 10ы “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен йөртүен билгеләде. “Без Россия һәм республика дәрәҗәсендә масштаблы чаралар үткәрәбез, монда безгә мәдәният бүлеге һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бик зур ярдәм итә. Безнең балалар күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашалар һәм лаеклы төстә призлы урыннар алалар”, - диде Андрей Карсалов. Аның сүзләрен үз чыгышында район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев та раслады. Ул мәдәният йортларының иҗат коллективлары, аерым талантларның “Йолдызлык”, “Татар моңы” кебек конкурсларда, шулай ук халыкара, бөтенроссия һәм республика фестивальләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүен хәбәр итте. Илнур Гайниев коллегаларына уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм Лаеш районы муллыгы өчен тагын да нәтиҗәлерәк хезмәт куярга чакырды.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре хөрмәтенә матур концерт куйдылар. Аларны сәхнәдән популяр татар җырчысы Илдар Әхмәтов та котлады.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте