Балалар йортында Нәүрүз

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Балалар йорты педагоглары кече яшьтән балаларны халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыралар, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шуның белән Татарстанга, милли традицияләргә һәм йолаларга мәхәббәт уяталар.

2017 елның 24 мартында балалар йортында әлеге язгы бәйрәмне үткәрделәр.  

Балалар йортына яз килде. Балалар “Нәүрүз”гә әзерләнгәннәр, алдан ук залны матурлап бизәгәннәр, костюмнар әзерләгәннәр. Бәләкәчләр сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырларны татарча һәм русча башкардылар. Өлкәнрәк кызлар яңа биюләр өйрәнгәннәр. Балалар җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә кунакка матур итеп киенгән Нәүрүз – Яз килде. Г.Тукай әкиятеннән әкият герое Шүрәле килү балалар һәм олыларны чын күңелдән шатландырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International