Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары өчен Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм Россиядә Экология елы уңаеннан экология сәгате шундый исем астында узды. Студентларга тулаем әйләнә-тирә мохитне саклау турында, шулай ук Лаеш районында экологик хәл турында сөйләделәр. Безнең якның матур урыннары – елгалар һәм күлләр, файдалы казылмалар, Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән җәнлекләр һәм кошлар турында мәгълүмат бирелде.