Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова “Бердәм Россия”нең гомуми җыелышында катнашты

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
29 мартта Түбән Камада “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсенең республика координация советының гомуми җыелышы үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә Казаннан һәм республика районнарыннан берничә дистә депутат килде. Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Исегезгә төшерәбез, ул район Советы депутаты.
Советлар йортындагы зур киңәшмә алдыннан кунаклар Түбән Кама шәһәренең күп функцияле үзәген, Тукай китапханәсен һәм “СемьЯ” паркын карадылар. Моннан соң депутатлар Советлар йортында зур киңәшмә үткәрделәр. Анда муниципаль берәмлекләрнең социаль инфраструктурасын үстерүдә һәм Татарстанда партия проектларын гамәлгә ашыруда бар дәрәҗә депутатларның үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International