Рождествено авылы китапханәсе балалар бакчасында "Здравствуй, дедушка Корней!" әдәби-уен программасын үткәрде

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
Балалар һәм яшьләр китабы атнасын бәйрәм иткән көннәрдә Рождествено авылы китапханәсе балалар бакчасында  К.И.Чуковскийның 135 еллыгына багышланган "Здравствуй, дедушка Корней!" әдәби-уен программасын үткәрде.
Алып баручы язучының беренче балалар әкиятләре турында, аларның каян килеп чыгуы турында сөйләде.
Балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, "Собери ромашку" биремендә өзекне укыганнан соң әкиятне дөрес атадылар, оекбашлар һәм перчаткалардан "Чудо-дерево" ясадылар, "Я, не-я" динамик пауза вакытында ял иттеләр. Әлеге дата уңаеннан буклет чыгарылган, ул кызыклы бүләк булды. Ә матур слайд-презентация балаларда бик күп уңай тойгылар уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International