Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Вестники радости и весны» китап күргәзмәсе оештырылган

2017 елның 31 марты, җомга
Кытай мәкале болай ди«Әгәр синең күңелеңдә бер генә булса да чәчәк атучы ботак калган икән, аңа һәрчак сайрар кош кунар».
Кошлар – безнең балачак дусларыбыз. Һәр елны алар яз алып киләләр. Кошлар – табигатьнең бер өлеше, аларсыз аның матурлыгы тулы булмас иде! Безне еш кына кошларның төрлелеге һәм сайравы сокландыра. Әмма аларның ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуы турында бик сирәкләр генә уйлый торгандыр.
Халыкара кошлар көненә Үзәк балалар китапханәсе абонементында кече яшьтәге балалар өчен «Вестники радости и весны» китап күргәзмәсе оештырылган. Анда кошлар турында әдәбият тәкъдим ителгән. Ул яшь китап укучыларны кошлар дөньясы белән таныштыра, кеше тормышында кошларның файдасы турында сөйли һәм аларга карата кайгыртучан һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияли.
Канатлы дусларыбыз тормышы һәм гадәтләре турында Н.Скребицкий, В.Бианка, В.Чаплина, Н.Сладков, Э.Шим һәм башка язучыларның әдәби әсәрләрендә аз сөйләнми. Әлеге язучыларның китаплары яшь китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International