Лаеш муниципаль районында язгы кыр эшләрен үткәрү буенча эш планнарын кабул итү булды

2017 елның 31 марты, җомга

Комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, игенчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы Виталий Новичков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин бар иде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнары язгы чәчүне үткәрүгә әзерлек, чәчүлек мәйданнар структурасы, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль  ашламалар белән тәэмин ителеш, техника торышы һәм финанс ресурслар белән тәэмин ителеш турында хисап тоттылар.

Быел чәчүлек мәйдан 47,8 мең га тәшкил итәчәк, аның 5,0 мең гектарына югары маржиналь культуралар чәчеләчәк. “Сәетов И.Р.” КФХ 600әр га көнбагыш һәм рыжик чәчәргә планлаштыра. Минераль ашламалар 1 га чәчүлек мәйданга 51 кг күләмендә тупланган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашламалар запасы туплауны дәвам итә. Техника чәчү эшләренә әзер диярлек. Механизаторлар белән тәэмин ителеш буенча проблемалар юк.

Моннан алдан гына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дизель ягулыгына килограммы 33,5 сумнан ташламалы бәя билгеләгән иде. Чираттагы чәчү кампаниясе уңышлы узар дип өметләнәбез.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эш планнарын расларга да өлгермәделәр, ә дүшәмбедән аларны чираттагы сынау – техниканың язгы чәчү  эшләренә әзерлеген тикшерү көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International