Лаешта “Призывник көне” булды

2017 елның 31 марты, җомга

Лаешта район мәдәният йортында Призывник көне булды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Хәзерге вакытта 2016 елның язында һәм көзендә чакырылган 85 егет көнбатыш чиктән алып Ерак Көнчыгышка кадәр Кораллы көчләрнең барлык төр частьләрендә, милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтендә хезмәт итә. Аларның кайберләре армияне үзенең һөнәре нигезе буларак сайлый.

Быелның язгы чакырылышында Лаеш районыннан армия хезмәтенә 35 кеше китәчәк. Лаеш районы призывниклары – Лаеш техник-икътисад техникумын тәмамлаучылар менә ничәнче ел инде Самара шәһәрендә урнашкан шефлыкка алынган 34244 хәрби часте сафын тулыландыра. Ул часть белән тыгыз элемтә җайга салынган. 2017 елның язгы чакырылышында шефлыкка алынган хәрби частька тагын 15 призывник китәчәк. Лаеш районы егетләре Ватан алдындагы бурычларын коры җир, хәрби-космик гаскәрләрдә һәм хәрби-диңгез флотында үтиләр. Идел буе хәрби округы алар өчен төп мәйданчык булып кала.

“Хәрби частьләр җитәкчелеге безнең егетләр турында һәрчак уңай фикердә, без алардан еш кына Рәхмәт хатлары алабыз. Мин сезгә яхшы хезмәт итүегезне, барыгызның да исән-сау, чын сакчылар һәм ир-егетләр булып әйләнеп кайтуыгызны телим”, - дип призывникларга мөрәҗәгать итте Михаил Фадеев. Аннан соң алар район хәрби комиссары Александр Афанасьев белән призывникларга район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр – кул сәгатьләре тапшырдылар. Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор һәм Лаеш шәһәре үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин үзләренең фатыйха сүзләрен әйттеләр. Алар Лаеш призывникларына нык ихтыяр һәм хезмәттән мөмкин булганча файда алуларын теләделәр. Әти-әниләр шулай ук булачак солдатларга үз сүзләрен әйттеләр, призывниклар аларга җавап сүзе алды. Алар бер ел хезмәтне намус белән һәм лаеклы итеп үткәрергә сүз бирделәр. Призывник көне Лаеш районы артистлары һәм Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары әзерләгән матур концеот белән дәвам итте.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International