Ятим балалар Габишево авылында квартир алды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Габишево поселогы халкы 15 гаиләгә артты: ятим һәм ата-аналар кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар Северный микрорайонында төзелгән 56 һәм 60 квартирлы ике торак йорттагы яңа квартирлардан ачкычлар алдылар. Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа квартирларга күчүчеләрне тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм тантаналы төстә аларга квартир ачкычлары тапшырды. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International