30 марттан 1 апрельгә кадәр Аксубай район үзәгендә 2004-2005 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы кубогына мини-футбол буенча ярышлар үтте.
Турнирда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән егетләр командалары катнашты. Лаеш районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре әлеге ярышларда иң яхшылары булдылар һәм мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогын яуладылар. 1 апрельдә үткән турнир финалында безнең яшь спортчылар Минзәлә шәһәреннән килгән яшьтәшләрен 3:0 исәбе белән җиңделәр.
Спорт мәктәбе укучылары белән тренер-укытучы Сергей Праслов шөгыльләнә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте