Лаеш шәһәренең мәдәният йортында «Жаворонок» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үтте. Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Безнең шәһәргә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә талантлар җыелды. Теләге булганнар өчен мәдәният йорты фойесында кул эшләре эшләнмәләре экспозициясе күргәзмәсе оештырылган иде. Аны Татьяна Борһанова да карады. «Жаворонок» конкурсы юбилей елында үтә. Быел без Лаеш районы оешуның 90 еллыгын һәм “Каравон” Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. «Жаворонок» фестивален үткәрү датасы символга ия, чөнки 1 апрель – Кошлар көне. Барыгызга да уңышлы чыгыш ясавыгызны телим”, - фестивальне ачу тантанасында ул катнашучыларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
Конкурсның жюри рәисе – Россиянең атказанган артисты, Мәскәүнең мәдәният институты доценты, Россиянең Осипов исемендәге милли академик халык уен кораллары оркестры солисты Любовь Бутушина.
Район мәдәният йорты залында балалар җырлар җырладылар һәм матур биюләр тәкъдим иттеләр, ә Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә конкурста катнашучылар музыкада үз сәләтләрен күрсәттеләр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте