Узган шимбәдә, 2017 елда Россиядә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән экология елына багышланган чаралар кысасында, Лаешның тернәкләндерү үзәге педагоглары “Кошлар бәйрәме” интеграцияләнгән дәресе үткәрделәр.
Барыбызга билгеле булганча, 1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне. Без балаларга кошларның кешеләр йорты янына якынлашу сәбәпләре турында сөйләдек, кышларга калган кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштык, берничә төр кошлар җимлеген, аларны кая эләргә мөмкин булуын, нинди азык һәм күпме салырга мөмкинлеген карадык. Балалар әңгәмәдә актив катнашты: сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. “Безнең ишегалды кошлары” рәсемнәр күргәзмәсе оештыру дәреснең йомгаклау өлеше булды.