Лаеш районының булачак фермерлары дистанцион уку үттеләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының булачак фермерлары видеоконференция режимында республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча дистанцион уку үттеләр. «Поддержка начинающих фермеров», «Развитие семейных животноводческих ферм на базе КФХ» һәм «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации» программалары буенча конкурс сайлап алу үткәрү кагыйдәләре аңлатылды.

Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, федераль казначылыкның ТР идарәсе белгечләре, банклар вәкилләре катнашты.

Грант ярдәме күрсәтүдә аерым өстенлек сөтчелек һәм итчелекне үстерүгә бирелә. Һәр сыердан елына 5200 килограммнан ким булмаган савым алу, тере авырлыкта 25 тонна ит җитештерү максаты куела.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International