Хуҗалыклар җитәкчеләре яз алдан килер дип фаразлаганнар һәм шуңа күрә техниканы әзерләүгә дә узган елга караганда күпкә алданрак керешкәннәр.
2017 елның 4 апрелендә составында «Татагролизинг» ЧҖҖ генераль директоры А.И.Җиһаншин, «Татагролизинг» ЧҖҖ баш инженеры Н.Н.Вәлиев, «Татарский научно-исследовательский институт агрохимии и почвоведения» ДБУ директоры А.Х.Яппаров, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы М.Р.Мотыйгуллин һәм аның урынбасары И.Х.Миңнекәев булган комиссия район хуҗалыкларында булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын “Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖгә бирелде, 2 урында – “Хәерби” ЧҖҖ. Язгы чәчүгә яхшы әзерләнгән башка хуҗалыкларны да билгеләргә кирәк, бу “Атабай” агрофирмасы” ЧҖҖ, “Урта Девятово” ЧҖҖ, “Йолдыз” ЧҖҖ.