Сокуры авылы китапханәсендә орден ияләре кичәсе булды. Аңа Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Нина Ефимовна Афанасьева һәм совхозның элекке директоры, Мактау билгесе ордены белән бүләкләнгән Әнәс Әлмөхәммәт улы Бәширов чакырылган иде.
Нина Ефимовна Афанасьева «Центральное» ОПХда 40 елдан артык сыер савучы булып эшләгән һәм ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Алар бергәләп балаларга орденнарның кыйммәте турында, аларга нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килүе һәм үзләрен нинди казанышлары өчен бүләкләүләре турында сөйләделәр.