Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ”эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Утырыш Санкт-Петербург шәһәре метросында теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алып бер минут тын торудан башланды.
Аннан соң район Советы, башкарма комитеты, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә, шулай ук җирлекләр башлыкларына Россия ФСИНның ТР Лаеш районы буенча филиалының начальник вазифаларын вакытлыча башкаручы Альфир Кадыйров тәкъдим ителде. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Аннан соң районның ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева хакимият органының 2016 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. 2017 елның 1 кварталында Лаеш район Советына гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ белән район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Римма Воркунова чыгыш ясады. Район Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Рәсил Агмалов район башкарма комитетының 10 апрельдән 16сына кадәр эш планы белән таныштырды. Киңәшмәнең икенче өлеше районның авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, анда шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте