Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1нче гимназиянең 4 “а” һәм 3 “б” сыйныфлары укучылары өчен "Я здоровье берегу - сам себе я помогу" сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Анда балалар чыныгу һәм гигиена кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук алар безнең сәламәтлекнең бары 20 %ын гына геннар формалаштыруын, ә калган 80 %ын үзебез булдыруыбызны белделәр. Төгәлрәге, аны безнең яшәү рәвешебез булдыра: нәрсә ашыйбыз, ничек хәрәкәтләнәбез, үз организмыбызны игътибар белән тыңлыйбызмы, аңа ничек булышабыз. Аннан соң балалар конкурс-уен программасында катнаштылар, анда үз белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. "Если хочешь быть здоров", "Знаешь ли ты?", "Гигиена - основа здоровья", "Правильное питание - залог здоровья", " Режим дня" конкурслары үткәрелде. Чара ахырында һәр бала үзе өчен бер нәтиҗәгә килде: физкультура, спорт һәм дөрес тукланудан башка сәламәт булып булмый.