«Знатоки природы» турниры үткәрелде

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

11 апрельдә Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары арасында «Знатоки природы» турниры үткәрелде. Әлеге чараның максаты: җанлы һәм җансыз табигать турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү, табигатькә мәхәббәт уяту, экологик культура тәрбияләү, интерактив характер бирү исәбенә укыту процессын оптимальләштерү.

«Знатоки природы» турниры уен формасында үтте, һәр конкурс «Планета», «Веточка», «Книги», «Попугай», «Часы», «Лисенок», «Палитра», «Солнце һәм «Сердце» кебек эмблемалар – шартлы билгеләр белән билгеләнде. Балалар бар конкурсларда да актив катнаштылар. Алар урман җәнлекләре турында табышмакларга, агачлар, ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр, җиләкләр, бөҗәкләр, кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Дару үләннәре һәм аларның кеше өчен файдасы турында белемнәрен киңәйттеләр. Укучылар тагын бер кат урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, табигатьне саклау билгеләренең нәрсә аңлатуын карадылар һәм аңлаттылар.  «Знатоки природы» турниры балалар өчен бик файдалы булды, чөнки ул балалар аңында түбәндәгеләрне формалаштыруга этәрде: кеше – ул табигатьнең бер өлеше, ул табигатьне сакларга һәм якларга тиеш, табигатьтә барысы да бер-берсе белән үзара бәйле, кешенең Җирдәге тормышы күп яктан әйләнә-тирә мохиткә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International