Район Советының зур залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Россия Федерациясенең "Обеспечение доступным и комфортным жильем и коммунальными услугами граждан Российской Федерации" Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча комиссиянең уртак күчмә утырышы кысаларында түбәндәге темаларга “түгәрәк өстәл” үтте: "Перспективы развития промышленных площадок муниципальных образований в Республике Татарстан" (ТР Лаеш районы мисалында) һәм "Итоги и проблемы реализации в республике программ переселения граждан из аварийного жилищного фонда". Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рафис Борһанов, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибагатуллин, "Государственный жилищный фонд при Президенте РТ" АНОның башкарма директорыТәлгать Абдуллин катнашты. Утырыш алдыннан алар “Сокуры” сәнәгать паркында булдылар, аның резидентлары эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук Лаеш шәһәренең “Ферекс” заводын карадылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте