2017 елның 12 апреленнән башлап расланган график кысаларында составында дүрт кеше булган эксперт төркеменең бергәләп урыннарга барулары башланды. Төркем составында Зәйнуллина Г.А. – ЮХИ ДБУның әйдәүче белгече, Газизуллин М.И. – юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча инспектор, мәгариф идарәсе методистлары Шакирҗанов З.Г. һәм Фәтхуллина Н.Н. Урынга баруның максаты – Лаеш районының белем бирү учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүләре буенча профилактика эшен тикшерү.