«Татарстан – безнең уртак йортыбыз»

2017 елның 15 апреле, шимбә

Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру кысаларында Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының танылган язучылары: Фоат Галимуллин – әдәбият белгече, филолог һәм тәнкыйтьче; Ольга Левадная – шагыйрә, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, ТРның Г.Р.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты; Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты  белән очрашу булды. Кунаклар үзләренең шәхси һәм иҗади тормышлары серләре белән уртаклаштылар: әсәрләре өчен темаларны каян алалар, авторлар һәм төп геройлары тормышында туган як табигате, туган нигез нинди роль уйный һәм башка күп нәрсәләр. Шулай ук шигырьләр укыдылар. Интервью форматында тере әңгәмә барды.         

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты: Татьяна  Евгеньевна Румянцева  һәм Садыйкова Надия Рәхимҗан кызы – вакытлы басмалар бүлегенең төп китапханәчеләре. Алар мавыктыргыч итеп фондлар һәм коллекцияләр, сирәк китаплар, безнең республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләделәр. Милли китапханә заллары буйлап  виртуаль экскурсия үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International