«Ветеран янәшәдә яши»

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Лаеш районында “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы. Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды.

17 апрель “Ветераннар янәшәдә яши” девизы астында үтә. Кешенең иң төп сыйфаты – башкалар өчен дә кайгыра, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм кулы суза белү. Бу көнне Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз кайгыртуларындагы кешеләргә торак биналарын һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештырырга булышып нәкъ шундый кайгырту күрсәттеләр.

Игелекле эшләр эшләп социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагы кешеләрнең тормышын җиңелрәк һәм шатлыклырак итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International